Кичә Мамык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы көненә багышланган автоузыш оештырды.
Автомобильләр колоннасы Мамык авылы урамнары һәм автотрасса буенча узды. Традицион автоузышта катнашучылар үз машиналарын патриотик символика һәм флаглар белән бизәделәр. Автоузыш вакытында шоферлар көчле сигналлар биргәннәр. Автоузыш патриотизм, Россиянең триколорына хөрмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.