«Башаккай» балалар бакчасы тәрбиячеләре Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган күңел ачу һәм танып белү шөгылен оештырды.
Тәрбияләнүчеләр флаг төсләренең мәгънәсе турында беләделәр. Балалар тизлек өчен мозаика һәм кәгазьдән флаглар җыйдылар, флаглар белән фотога төштеләр һәм бер зур импровизацияләнгән флаг ясадылар.
Бәйрәм хөрмәтенә зурлар төркеме тәрбиячесе Нурзия Фәтхетдинова нәниләр өчен аппликация буенча тематик шөгыль үткәрде.