Валентина Игнатьевна Майкова һәм Елизавета Ильинична Перлова быел 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Әхмәт авыл җирлегендә гражданнар җыены конструктив диалог формасында узды. Аксумла авылының Мәдәният йортында район җитәкчелеге белән очрашуга Әхмәт авыл җирлеге составына керүче 7 торак пункт халкы җыелды.
Авыл җирлеге территориясендә 1506 кеше яши, 520 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 406 баш сыер асрала, шуларның 157се савым сыерлары. Үзарасалым кертү программасы кысаларында авыл халкы тарафыннан 1 456 000 сум җыелган, бу планлаштырылган сумманың 62 процентын тәшкил итә. Үзарасалым җыю чаралары авыл эчендәге юлларны ремонтлау һәм карап тотуга һәм су белән тәэмин итү объектларын норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән. Әмма кайбер авылларда су белән тәэмин итү проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Мәсәлән, Аксумлада кайбер урамнарда яшәүчеләр кое суын кулланырга мәҗбүр. Бу проблеманы хәл итү өчен Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев бөтен шәһәр халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итәчәк яңа трассага кушылырга киңәш итте. Җыен барышында халык үзләрен борчыган башка сорауларга да җавап ала алды.
Җыен бүләкләү белән тәмамланды. Дамир Азат улы Чишмә авылыннан Галиуллиннарның шәхси ярдәмче хуҗалыгына сыер саву аппаратын алуга сертификат тапшырды. Авылдашлары исеменнән бүләкләр авылның хөрмәтле озын гомерлеләре – Валентина Игнатьевна Майкова һәм Елизавета Ильинична Перловага тапшырылды. Алар быел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Биредә Нурлат автомобиль юллары идарәсе башлыгы Рафис Сафиуллин беренче сыйныфка баручы Валентина Родионовага “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында бүләк тапшырды.