Район Башлыгы Дамир Ишкинеев “Нурлат сөте“ комбайнчыларын бүләкләде

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Хуҗалыкның ике комбайнчысы 2 мең тоннадан артык бөртек суктырган.

Нурлат районында бөртекле культураларны җыю финиш сызыгына чыкты. Барлык мәйданнарның 94 процентында икмәк җыелган, 101 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.

«Нурлат сөте» хуҗалыгында да бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнеп килә. Хуҗалык директоры Фәнис Вәлиев билгеләп үткәнчә, 650 гектарда язгы бодай суктырырга калган һәм бу эшне алар агымдагы атна ахырына тәмамларга ниятлиләр.

«Нурлат сөте» кырларында беренче көннәрдән үк 8 комбайнчы эшли, алар арасында тәҗрибәле механизаторлар да бар. Аларның икесе-Илнур Ибәтуллин һәм Илназ Әюпов-ике меңлек чиген үтеп, урып-җыю вакытында инде икенче тапкыр район башлыгы Дамир Ишкинеевтан акчалата сертификатлар алды. Традиция буенча Дамир Азатович аларны комбайнчыларга җылы теләкләр белән үзе тапшырды. Бүләкләнүчеләрнең икесе дә-яшь перспективалы комбайнчылар, 2020 елда бер экипаж составында эшләп, «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Быел хуҗалыкта конкурска Илназ Әюповны җибәрергә ниятлиләр һәм ул быел да яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International