Шул ук көнне авылда район Башлыгының авыл җирлеге халкы белән очрашуы да узды.
Гайтән авыл җирлегендә узган гражданнар җыены берьюлы берничә шатлыклы вакыйга белән истә калачак. Очрашу башланганчы, Кәкре Атау авылы халкы үзарасалым кертү акчасына һәм спонсорлар ярдәмендә төзелгән яңа күпер янында җыелды. 40 ел элек төзелгән агач күпер начар хәлдә булган, аны ремонтлау мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелгән. Берничә ел дәвамында яңа металл күпер төзү эшләрен башларга карар иткәннәр.
"Төзелешкә 2021 һәм 2023 елларда гражданнарның үзара салым акчаларының бер өлеше юнәлтелде. Шулай ук «Татнефтеотдача» АҖ дә зур ярдәм күрсәтте, алар өч мең метр озынлыктагы торбалар бүлеп бирделәр. Подрядчы – шәхси эшмәкәр Радик Минзарипов эшен һәм авылдашларыбыз Минталип Миңнеханов, Артур Сафиуллин, Марсель Сабиров, Фатыйма Кыямова һәм башкаларның керткән өлешләрен билгеләп үтәсе килә», – диде Гайтән авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдеева.
Яңа күпернең ачылуы авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев та халыкның шатлыгын уртаклашты. Тантаналы чарада шулай ук спонсорлар да катнашты. Символик кызыл тасманы кисеп, алар күпер аша беренче булып үттеләр һәм аның халыкка озак еллар хезмәт итүен теләделәр.
Аннары кунаклар грант һәм үзарасалым чаралары ярдәмендә төзелгән «Хыял» ял паркында булдылар. Биредә уен һәм спорт җиһазлары, сәхнә урнаштырылган, быел яңа эскәмияләр куелган. Соңгы елда авылдашлары, ТР атказанган хезмәткәре, РФ атказанган фермеры Минталип Миңнеханов ярдәме белән яңартылган һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы якташлары истәлегенә төзелгән комплексны кәкреатаулылар аеруча горурлык белән күрсәтте. Дамир Ишкинеев шулай ук бай тарихлы авыл мәчетендә дә булды.
Аннары җирле мәдәният йортында район Башлыгының авыл җирлеге халкы белән очрашуы булды. Авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдеева беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Авыл халкы үзара салым программасында актив катнаша, быел алар 1700-5000 сум җыялар. Бу акчага авыллар эчендәге юлларны ремонтлыйлар, яңа яктырткычлар урнаштыралар, парклар, коелар һәм башкаларны төзекләндерәләр. Дамир Азатович авыл җирлеге башкарма комитеты эшенә уңай бәя бирде, ә очрашу ахырында сыер саву аппаратларын алуга сертификатлар тапшырды.