Кичә, 21 августта, шәһәрнең 2нче мәктәбе базасында математика һәм физика укытучыларының секция киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә 2022-23 уку елында район методик берләшмәсе укытучыларының эш нәтиҗәләре, математика һәм физика буенча ОГЭ һәм БДИ нәтиҗәләре каралды. Очрашу барышында педагоглар чыгарылыш сыйныф укучыларында кыенлыклар тудырган биремнәрне анализладылар. Моннан тыш, киңәшмәдә Яңа методик формаларны гамәлгә ашыруның үзенчәлекләрен карадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.