Дамир Ишкинеев нурлатлыларны РФ Дәүләт флагы көне белән котлады

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев үзенең телеграмм-каналында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан котлау белдерде.

"Кадерле нурлатлылар! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән! Ул безнең бөек Ватаныбызның тарихы һәм рух көче, патриотизм һәм буыннар дәвамлылыгы символларының берсе булып тора. Бәйрәм белән!

Бәйрәм котлы булсын, кадерле нурлатлылар! Дәүләт флагы йөрәкләрдә һәрчак хөрмәт  һәм горурлык, Ватаныбызга мәхәббәт хисен яшәтсен», — дип язылган Дамир Азатович сәхифәсендә.

Чыганак: Дамир Ишкинеевның телеграмм-каналы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International