Нурлатлылар РФ Дәүләт флагы көненә багышлап уздырылган велохәрәкәттә катнашты

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

"Ледок" спорт мәктәбенә йөрүчеләр Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышлар оештырылган велохәрәкәттә катнаштылар.

Автоинспекторлар озатуында балалар боз сараеннан «Ак Барс» спорт комплексына кадәр маршрут буенча бардылар. Велохәрәкәттә катнашучылар тагын бер кат шуны искәрттеләр: куркынычсызлык максатларында җәяүлеләр кичүе аша чыкканда ашыгырга ярамый, 14 яшьтән генә гомуми файдаланудагы юлга чыгарга, рөхсәт ителгән урыннарда-велосипед юлларында, паркларда йөрергә кирәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International