Тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Анна Гайнетдинова 39 яшендә лаеклы ялда инде.
Япь-яшь хатын-кызга карап пенсия турында сөйләү бераз сәеррәк кебек тоеладыр бәлки. Эшнең үзенчәлеге-эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең пенсиягә чыгуның ташламалы стажы нибары 20 ел тәшкил итә.
- Ә безгә армиядә хезмәт иткән егетләр килсә, бу чор инде аларның стажына керә. Шулай ук ДПС инспекторы вазифаларында һәм шик астындагыларны вакытлыча тоту изоляторында бер елы ел ярымга исәпләнә. Гомумән, эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүнең уңай яклары шактый. Бу тотрыклы хезмәт хакы да, карьера үсеше дә, еллык яллар да күпчелек предприятиеләргә караганда озынрак. Хезмәткәрләрнең көнкүреш мәсьәләләре дә хәл ителә. Әйтик, әгәр гаилә торакны арендалый икән, компенсация түләнә, үз торакларын алу өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алу мөмкинлеге бар, аларның балаларын балалар бакчаларына беренче чиратта кабул итү каралган, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге башлыгы полиция полковнигы Газинур Мортазин.
Шул ук көнне юстиция подполковнигы тикшерү бүлеге начальнигы Руфия Колесникова да пенсия таныклыгы һәм истәлекле бүләкләр алды. Аның полициядә эш стажы да 20 елдан артык.
Әмма тантаналы чара тармакның яңа ветераннарын хөрмәтләү белән генә чикләнмәде. Биредә яшьләргә чираттагы исемнәр тапшырылды: балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы Ринат Төхвәтуллинга – полиция подполковнигы, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ринат Паймурзинга – полиция майоры, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Айгөл Усмановага полиция лейтенанты исемнәре бирелде.
Газинур Сәгыйт улы Эчке эшләр органнарында хезмәтнең абруйлы булуы турында билгеләп үтте.
- Әлеге эш ихтыяҗлы булудан тыш, хезмәт хакы да югары. Өстәвенә, җинаятьчелеккә каршы көрәшү, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, аларның иминлеген тәэмин итү-бу шулай ук мактаулы да. Тормышта дөрес һөнәр сайлау мөһим. Юридик белемгә ия булганнар тикшерү, дознание бүлекләрендә, юрисконсульт булып, урта белем белән – участковый, оперуполномоченный вазыйфасында эшли алалар. Махсус белеме булмаган, әмма армия хезмәте узганнарга патруль-пост хезмәтенә, шулай ук оператив дежур ярдәмчесе булып урнашырга мөмкин. Алар урта һөнәри һәм югары юридик белем алып, офицер вазыйфасына кадәр күтәрелә алалар, - дип билгеләп үтте ул эчке эшләр бүлегендә эшләүнең уңай якларын санап