Нурлат районының барлык мәгариф оешмалары яңа уку елына әзер

2023 елның 20 августы, якшәмбе

2нче августтан 10нчы августка кадәр район мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеге тикшерелде.

Махсус оештырылган комиссия 30 мәктәптә, мәктәп-интернатта, 28 балалар бакчасында, 1 өстәмә белем бирү учреждениесендә һәм аграр техникумда булды.

-Кабул итүләр вакытында традицион рәвештә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорчылыкка каршы якланганлык, матди-техник базаның торышы һәм мәгариф учреждениеләре территориясен төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук уку кабинетларының, спорт залларының, азык – төлек блокларының әзерлеген тикшердек, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Наталия Хәмидуллина.

Укучылар яңа уку елына көч туплаганда, мәктәпләрдә аларны каршы алу өчен эш кайнап тора. Барлык белем бирү оешмаларында бюджет, бюджеттан тыш һәм спонсорлык акчалары хисабына косметик ремонт үткәрелгән, кайберләрендә азык-төлек блоклары һәм медицина кабинетлары яңартылган.

Балаларның иминлеге һәрвакыттагыча актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Быел районда  бу яктан зур эш башкарылган.

- Белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлек куркынычсызлык сигнализация төймәсе, керү контроле, видеокүзәтү, хәбәр бирү системалары, коймалар, керү режимы, автомат янгын сигнализациясе ярдәмендә тәэмин ителә, – диде Наталия Хәмидуллина.

Бүгенге көндә 12 белем бирү оешмасы турникетлар белән җиһазландырылган, барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләр периметры буенча коймалап алынган, урам утлары, видеокүзәтү системасы һәм ашыгыч чакыру төймәсе бар. Быел районның тагын ике мәктәбендә – Бикүле һәм Биляр-Озеро мәктәпләренә 75 мең сумлык һәм 100әр мең сумлык тимер коймалар урнаштырылган. Җирле бюджет хисабына барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә 836 мең сумлык ератан идарә ителә торган төймәләр урнаштырылган.

Җылылык бирү сезонына әзерлек тә тулы көченә бара, бүгенге көндә учреждениеләрнең әзерлеге 85 процент тәшкил итә.

- Балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү мәсьәләсе аерым контроль астында кала. Районның 17 учреждениесендә баланста 30 транспорт чарасы бар, алар балаларны мәктәпләргә 33 маршрут буенча даими рәвештә йөртә,-дип дәвам итте мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары.

Моннан тыш, табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге яңа «Үсеш ноктасы» үзәкләре дә әзер булып килә, алар Егоркино һәм Яңа Иглай мәктәпләрендә ачылачак. Хәзер ремонт эшләре төгәлләнү стадиясендә.

Мәгариф бүлегендә билгеләп үтүләренчә, районның барлык мәгариф оешмалары яңа 2023-2024 уку елына әзер.

Быел гомуми белем бирү учреждениеләрендә 6016 укучы белем алачак, шуларның 585е – беренче сыйныфка бара. 30 мәктәпнең  3 укыту 2 сменада алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International