Район Советы депутаты “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясенә кушылды

2023 елның 19 августы, шимбә

Рөстәм Сәлахов булачак беренче сыйныф укучысына спорт киемнәре һәм аяк киеме тапшырды.

Нурлат районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе дәвам итә. Акция кысаларында предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, шулай ук район һәм шәһәр Советлары депутатлары беренче сыйныф укучыларына, шулай ук аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге балаларга бүләкләр тапшыралар.

Белем көненә Биккол авылыннан булачак беренче сыйныф укучысы Данияр Галимовка район Советы депутаты Рөстәм Сәлахов бүләк ясады. Бу атнада авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында ул беренче сыйныф укучысына спорт формасы һәм аяк киемен бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International