Еш кына шәһәрдә һәм авылларда татар телендәге язуларда җибәрелгән хаталар күзгә ташлана.
Ә бит алар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә була һәм моның өчен бүләк тә алырга мөмкин. Татарстанда яз көне старт алган конкурс нәкъ менә мәгълүмат такталарында һәм элмә такталарындагы хаталарны табу һәм төзәтү максатын куя.
Әгәр хаталарны очратсагыз, аларны фотога төшерегез һәм «Халык контроле» мәгълүмат системасына җибәрегез. Моның өчен кушымтаны урнаштырырга, авторизация узарга һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга кирәк. Хәбәрдә төгәл адресны күрсәтеп, элмә тактаның фотосын җибәрергә кирәк. Фотодан аның нинди оешмага каравы күренергә тиеш», – дип хәбәр итәләр район Башкарма комитетыннан.
Материалларны электрон почта аша җибәрергә мөмкин: Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru, iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адреслар буенча: ТР, 420015, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61нче йорт, 3 нче кат яки 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 12нче йорт. Конкурска язмаларны 1 ноябрьгә кадәр җибәрергә кирәк.