Татарстанлылар өчен белем бирү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак

2023 елның 19 августы, шимбә

21 августта нурлатлылар өчен мәгариф мәсьәләләре буенча «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә «кайнар линия»телефоны эшләячәк.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү проблемалары турында хәбәр итәргә мөмкин.

“Кайнар линия" телефоннары: шалтыратулар өчен – (843) 236-00-71, мессенджерга хәбәрләр калдыру өчен-8(939) 345-37-50.

Консультация вакыты: 10.00дән 15.00гә кадәр.

Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын – кызлар-депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы; Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре консультация бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International