Нурлатта мәгариф учреждениеләренең һәм башка объектларның террорчылыкка каршы сакланышы мәсьәләләре каралды

2023 елның 18 августы, җомга

Нурлат муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырыш комиссия рәисе, район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды. Аның эшендә шулай ук Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Олег Акимов катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Дамир Ишкинеев террорчылыкка каршы көрәш комиссиянең яңа секретаре белән таныштырды. Бу вазифага район Башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рафис Нигъмәтуллин билгеләнде. Дамир Азатович Комиссиянең элеккеге секретаре ике ел дәвамында бу бурычны үтәгән Владимир Борисовка рәхмәтен белдерде.

Утырышта берничә мөһим тема буенча җентекле сөйләшү булды. Комиссиянең агымдагы эшчәнлеген караудан тыш, объектларның куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү, кешеләрнең күпләп җыелу урыннарының, мәгариф оешмаларының, кунакханәләрнең террорчылыкка каршы тору торышы, террорчылыкны профилактикалау муниципаль программасын гамәлгә ашыруны финанслауның барышы һәм нәтиҗәләре кебек мәсьәләләр каралды. Монда ук Мамык һәм Биккол авыл җирлекләре башлыклары Валерий Рыжков һәм Рамилә Әхмәтшинаның терроризмны һәм экстремизмны булдырмауны профилактикалау буенча эшнең торышы турындагы докладларын тыңладылар.

Чистайда Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Олег Акимов объектларның куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү эшен активлаштыру, шулай ук кибер-дружиналар эшчәнлегенә аерым игътибар бирде.

Утырышка район Башлыгы Дамир Ишкинеев йомгак ясады. Ул барлык катнашучыларны үзләренә ышанып тапшырылган объектларда һәм территорияләрдә, шулай ук шәһәр һәм район территориясендә иминлекне тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International