Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Көнчыгыш, Төньяк-Көнчыгыш, Төньяк, Яңа Төньяк микрорайоннары халкы белән очрашты.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының, «Нефтьче», «Ямьле йорт», «Нурлатдом» идарәче компанияләренең, шәһәрнең бу микрорайоннарында 2023 елның беренче яртыеллыгында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча 6, 7 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең башкарылган эшләре һәм икенче яртыеллыкка бурычлары турында хисаплар тыңланды.
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев 2023 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Залдагы сорауларга конкрет җаваплар бирелде, коммуналь хезмәтләргә һәм шәһәр җитәкчелегенә адресланган шикаятьләр һәм искәрмәләр тыңланды. «Нурлатдом» идарәче компаниясенең элеккеге җитәкчелегенә карата күп кенә шелтәләр белдерелде, җыелган кискен проблемаларны тизрәк хәл итү кирәклеге җиткерелде.
Ә тиз чишелеш таләп иткән авырлыклар һәм бурычлар һәрвакыт җитәрлек. Кешеләр үз йортларында һәрвакыт ут, газ, су һәм җылылык булачагына, аларның йортларына үләннән һәм кардан чистартылган яхшы юллар һәм тротуарлар салыначагына ышанырга телиләр.
Очрашуда шәһәр прокуратурасы, хокук саклау органнары вәкилләре, Нурлат шәһәре Советы депутатлары, район Башкарма комитетының структур бүлекчәләре, коммуналь һәм социаль хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.
Җыен тәмамлангач, Дамир Азатович «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең 17нче җирле бүлегеннән Нурлат-Көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Нурлат шәһәре Советы депутатлыгына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә карар кабул итүен игълан итте. Җыелучыларны тормыш юлы белән таныштырып, аларга якын елларда шәһәрне үстерү буенча программасы һәм хәзерге вакытта нәрсә эшләнүе турында сөйләп, ул булачак сайлауларда үз кандидатурасын хуплауны сорады.
Очрашуга йомгак ясап, җыелыш рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин шәһәр халкына мөрәҗәгать итте: «Катнашуыгыз, сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез өчен барысына да зур рәхмәт. Үз чиратында, мин сезгә территорияне төзекләндерү, законнарны һәм санитар нормаларны, кагыйдәләрне үтәүне сорап мөрәҗәгать итәм. Үзегезне чолгап алган бар нәрсәгә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтегез. Урамыгызны, ишегалдыгызны һәм шәһәребезне саклагыз. Уртак тырышлык белән генә без туган Нурлатта уңайлылык һәм матурлык булдыра алачакбыз".