Дамир Ишкинеев ремонттан соң Нурлат гимназиясенең ашханәсен карады

2023 елның 18 августы, җомга

Нурлат гимназиясенең азык-төлек блогын капиталь ремонтлау буенча эшләр федераль программа кысаларында тәмамланган диярлек, төзелеш чүп-чарларын да җыярга өлгергәннәр, идәннәрне юганнар, җиһазлар урнаштырганнар.

Якты, чисталык белән балкып торган ашханә залы, яңа өстәлләр һәм урындыклар, яңартылган витриналар, заманча җиһазлар белән азык – төлек блогы укытучыларны, укучыларны, шулай ук аларның ата-аналарын шатландырачак. Шуңа күрә алар гимназиядә узган микрорайон гражданнары җыенында катнашыр өчен килгән район башлыгының килүенә әзерләнгәннәр, район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә матур ашханәләре өчен рәхмәтләрен дә белдерделәр. Әлбәттә, гимназиягә килгәч, Дамир Азатович беренче чиратта азык-төлек блогын карап чыкты, бу шатлыклы сәбәп буенча җыелган шәһәр халкы белән дә аралашты.

Укучылар кунакларга ике телдә матур шигырьләр сөйләделәр, ата-аналар исеменнән район башлыгына Алена Емельянова һәм Сиринә Мисбахова мөрәҗәгать иттеләр. Җавап сүзендә Дамир Ишкинеев балаларның сәламәт туклануы турында кайгырту безнең уртак бурычыбыз дип билгеләп үтте.

"Без мәктәп укучыларын ашханәдә тәмле һәм файдалы ризык белән тукланасыларына ышанабыз, балаларыгызның сәламәт һәм бәхетле булып үсүен телим", – диде Дамир Азатович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International