Бу вазыйфага Рафис Нигъмәтуллин билгеләнде.
Бүген Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев террорчылыкка каршы көрәш комиссиянең чираттагы утырышында яңа кадр билгеләнүе турында хәбәр итте. район Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп Рафис Ривгат улы Нигъмәтуллин билгеләнде.
Рафис Ривгат улы югары икътисад белемле, эш стажы 25 елдан артык, муниципаль һәм дәүләт хезмәте стажы - 11 елдан артык. Элегрәк ул «Ак Барс банкы»нда шәхси эшләр буенча менеджер, «Южный»да азык әзерләү үзәгенең баш инженеры булып эшләгән.