Шушы көннәрдә Нурлатның актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәгенә йөрүчеләр Болгар шәһәренә экскурсиягә бардылар. Сәфәрне «Татнефть» үзәгенең Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин оештырды. Үзәк әгъзалары әйтүенчә, алар бик күп уңай эмоцияләр, яхшы кәеф җыйганнар һәм тарихи урыннар турында күп яңалыклар белгәннәр, алар чын күңелдән сәфәрне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.