14-18 август көннәрендә Татарстанда урманнарның янгын чыгу куркынычы зур булачак.
Нурлат районында 17 августта болытлы һава, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм урыны белән боз явуы көтелә. Көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, урыны белән 13 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 15-20 м/сга кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы +15..+18˚. Көндез һаваның максималь температурасы +30..+33˚