Кичә, 15 августта, Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевның Биккол һәм Фома авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулары булды.
Ул авыллар халкына районның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде.
"Бикколлылар өчен республика программалары буенча ФАП ремонтланды, 9 яктырткыч куелды һәм 6 урамда СИП кабеле алыштырылды. Халык үзләре 1 млн. сумнан артык салым акчасына авыл эчендәге юлларны ремонтлаган. Бикколлылар Нурлат - Биккол юлын ремонтлау буенча проблемалы мәсьәләне күтәрделәр.
Фома авылында яшәүчеләр үзара салым акчасына юлларны ремонтлауны дәвам итәләр һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тәэмин итү өчен ярымприцеп - цистерна сатып алганнар. Биредә барлык проблемалы мәсьәләләрне җирлек башлыгы халык белән берлектә оператив хәл итә",-дип хәбәр итте район башлыгы үзенең телеграм-каналында.
Чыганак: Дамир Ишкинеевның телеграмм-каналы
Фоторәсем: Дамир Ишкинеевның телеграмм-каналыннан