Нурлат районы Башлыгы Тимерлек халкы белән очрашты

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Дамир Ишкинеев авылда соңгы ярты елда булган үзгәрешләрдән канәгать калды.

 

Тимерлек район Башлыгын һәм аны озата килгән кешеләрне җылы җәйге яңгыр белән каршы ала. Ә авыл клубы фойесында бал спасы бәйрәменә багышланган төсле күргәзмә җәелдерелде, ә үзешчән ансамбль милли костюмнарда чуаш телендә күңелле җырлар башкарды.

Авыл җирлеге Башлыгы Владимир Гавриловның доклады оптимистик иде. Республика үзара салым программасы ярдәмендә 1,5 млн. сум грант суммасы өстәп, трактор һәм бульдозер өчен асмалы җиһазлар сатып алу проблемасын хәл итәргә мөмкин булды. Калган суммага Чуваш Тимерлеге һәм Красномайский торак пунктларындагы юлларга вак таш түшәү кирәк.

«Татнефть» ААҖ хәйрия фонды гранты акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырылган. «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында модульле ФАП төзелеше башланды.

Бүгенге көндә авыл җирлегендә 516 кеше яши. Шәхси йортларында 119 баш сыер, шуларның 68е савым сыерлары, халыктан сөт сатып алу белән Кошки райпосы шөгыльләнә. Хәзерге вакытта сөтнең бәясе 17 сум тәшкил итә, җыелган сөт өчен исәп-хисап һәр ун көн саен ясала. Халык алдында бурыч юк.

Красномайский торак пункты өчен 1400 метр озынлыктагы юлны ремонтлау зур проблема булып кала. Тимерлектәге иске суүткәргеч торбаларының бер өлешен алыштыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Давыл вакытында халык көчле җил алып киткән тукталыш павильонысыз калган. Кыскасы, тормыш үзе кешеләрнең көндәлек ихтыяҗларын чишүне таләп итә.

Җирлек Советы, башкарма комитет, әлбәттә, үз проблемалары белән берүзе калмый. Район һәм республика җитәкчелеге һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Тимерлеклеләр «Кара Алтын предприятиесе» ЯАҖ җитәкчелегенә һәм шәхсән җирле депутат Дмитрий Морозовка зур рәхмәт белдерәләр.

Дамир Ишкинеев районның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, халыкны да игътибар белән тыңлады һәм залдагы сорауларга җавап бирде. Ул шулай ук Тимерлек авыл җирлеге халкының республикада эшләүче үзара салым программасы мөмкинлекләреннән тагын да активрак файдаланачагына өмет белдерде.

 

Очрашу ахырында хуҗалыгында 8 савым сыеры булган ФАП фельдшеры Мария Панина район башлыгы кулыннан сыер саву  аппараты сатып алуга сертификат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International