2023 елның 14-18 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә югары (4 класс) сакланачак, аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш (5 класс) янгын чыгу куркынычы көтелә.
Фаразланган метеошартларны исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннар очагы барлыкка килү, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут таралу ихтималы югары саклана.