Алдынгыларга акчалата сертификатларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев тапшырды.
Район Башлыгының комбайнчыларны төшке аш вакытында котларга килүе очраклы түгел. Чөнки бу көннәрдә кырларда һәр минут кадерле. Көндез дә, төнлә дә комбайннар тавышы тынмый, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көче белән урып - җыю эшләре барлык мәйданнарның 72 процентында тәмамланган, 85 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.
Крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгында 70 процент чиген узган. Бу көннәрдә алар язгы бодайны урып җыю белән мәшгуль. Дамир Ишкинеев белән чираттагы очрашу Биккол авылы янындагы 256 гектар мәйданда узды. Механизаторларны котлап, ул алдынгыларга акчалата сертификатлар тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, комбайнчылар экипажлары арасында көрәш җитди бара. Бу юлы урып-җыю эшләренең лидерлары итеп Илгиз һәм Алсу Әндәрҗановлар танылды. Алар 2615 тонна ашлык суктырган. Икенче урында – Рәмис Нямаев һәм Тимур Щербаков, өченчедә-Әнәс һәм Әдилә Сәлаховлар. 2000 тонна чиген узучы авыл хезмәтчәннәре арасында Илдус һәм Илдан Әндәрҗановлар, Виталий Богданов һәм Виталий Чернов, шулай ук Роберт һәм Рәзилә Абдрахмановлар бар.