Нурлатта шәһәр көнендә якташыбыз Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак

2023 елның 15 августы, сишәмбе

30 августта нурлатлылар берьюлы өч бәйрәмне – Татарстан Республикасы көнен, шәһәр көнен һәм нефтьчеләр көнен билгеләп үтәчәк дип көтелә.

Бу көнне район халкын, шулай ук кунакларны бай бәйрәм программасы көтә. Бәйрәмнең хедлайнерлары-Татарстан Республикасының атказанган артисты, якташыбыз Фирдүс Тямаев, татар эстрадасының популяр артисты Мөнир Рахмаев һәм Казан шәһәреннән "ONE LOVE” кавер-төркеме чыгышы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International