4нче смена башлангач «Чияле алан» лагерында барлык балалар һәм хезмәткәрләрне өйрәтү – күнекмәләр алу максатыннан эвакуацияләү уздырылды.
73нче ПСЧ инженер-инспектор составы көнкүрештә, җәмәгать урыннарында, сулыкларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Мондый күнегүләр балаларны гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмаска һәм алар килеп чыкканда нәрсә эшләргә икәнен төгәл белергә өйрәтә. Оештырылган тәртиптә һәм куркусыз, аптырашта калмыйча узган өйрәнүләргә “канәгатьләнерлек” бәясе бирелде.
73нче ПСЧ инспекторы Шәкүрова Л. З.