2023 елның 11-16 августында Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычлыгы югары (4 класс) сакланачак.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеошартларны исәпкә алып, табигый янгыннар учаклары барлыкка килү, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут таралу ихтималы зур.