Район һәм шәһәр тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр Нурлат муниципаль районының барлык милек формасындагы предприятие, оешма җитәкчеләре белән берлектә тикшерелде.
Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә киңәйтелгән планерка узды, анда бүгенге көнгә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Биредә төзелеш һәм капиталь ремонт, җылылык бирү сезонына әзерлек, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү, Нурлат элеваторының агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы темалар каралды, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәсендәге казанышларга йомгак ясалды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова Нурлатта «Ярдәм янәшә!» республика иҗтимагый хәрәкәте кысаларында оештырылган эш турында сөйләде. Сәләнгеш һәм Иске Әлмәт авыл җирлекләре башлыклары Анатолий Пинин һәм Равил Хисамов та беренче яртыеллыктагы эшчәнлекләре турында хисап бирделәр.
Планерка ахырында Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев нурлатлыларга бүләкләр тапшырды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләренә лаек булдылар:
- «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе-Мамык мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гришина Любовь Викторовна;
күкрәк билгесе «Почетлы остаз” - "Светлячок"3 нче балалар бакчасы мөдире - Мәҗитова Әлфия Шамил кызы;
“Яшь педагог” күкрәк билгесе –9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Иванова Мария Анатольевна;
телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен күкрәк билгесе “Теремкәй” 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе Цыганова Людмила Аркадиевна;
- «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе - «Нурлат шәһәренең 1нче урта гомуми белем мәктәбе» МАОУ директоры Маркелов Сергей Александрович.
Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Мактау грамотасы Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының беренчел профсоюз оешмасы рәисе Савгачева Ирина Ивановнага тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды:
- «ТатРИТЭКнефть» Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Нурлат җылылык челтәрләре коллективларына;
- “Оптика" салоны директоры Шабаева Альбина Зәкәрия кызына;
- «Дентамед» ҖЧҖ директоры Лисюков Николай Михайловичка.
«Үлемсез полк» медале белән «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Малыгин Владимир Сергеевич бүләкләнде.