Нурлат спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Камилла Ефимова Рубин командасы составында футбол буенча уеннарда катнаша.
Липецк шәһәре командасы белән беренче уенда Камилла 5 гол кертә, матч 11:0 исәбе белән тәмамлана.
Кичә Санкт-Петербургның олимпия резервы командасы белән уен узды. «Рубин» командасы 2:1 исәбе белән җиңү яулады.
Яшь спортчы кызыбызны зур биеклекләргә менә башлавы белән котлыйбыз!
Чыганак: Тулпар спорт сараеның социаль челтәрләре