Төзелеш оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов өчен сыйфат беренче урында

2023 елның 13 августы, якшәмбе

Илнур Сәлахов җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы Нурлатның төзелеш хезмәтләре базарында әле күптән түгел генә барлыкка килсә дә, барлык эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкаручы ышанычлы подрядчы буларак үзен танытырга өлгергән инде.

Шуңа күрә дә шәһәрдәге һәм район авылларындагы күп кенә социаль әһәмиятле объектларны ремонтлау нәкъ менә аңа ышанып тапшырыладыр. Моннан тыш, төзүчеләр күп фатирлы йортлар, сәламәтлек саклау объектлары, җәмәгать киңлекләрен һ. б. капиталь ремонтлау белән дә шөгыльләнә.

Бу җәйдә дә төзелеш участокларының һәркайсында эш кайный. Бригадаларның берсе белән без шәһәрнең 1нче мәктәбендә очраштык, анда азык-төлек блогына капиталь ремонт бара.

– Безнең өчен сыйфат – беренче урында, шуңа күрә нәкъ менә шушы юнәлештә эшне башкарабыз. Эшебездә иң яхшысы-тырышкан, эшләгән кешеләрдән җавап алу. Мәсәлән, мәктәп укытучылары һәм укучылары, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре һәм пациентлары яки күпфатирлы йортларда яшәүчеләр сыйфатлы эш өчен рәхмәт белдергәндә, күңелгә рәхәт, – ди оешма җитәкчесе Илнур Сәлахов.

Бүгенге көндә оешмада 25 кеше хезмәт куя, әмма сезон уртасында эш бирүче тагын 100гә якын вакытлыча вакансия тәкъдим итәргә әзер. Сүз уңаеннан, перспективалы җитәкче буларак, Илнур Сәлахов үз хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итеп кенә калмый, ә кемнеңдер потенциалын күреп, укуга, предприятие хисабына квалификация күтәрүгә юнәлтә. Ул аларның спорт белән мавыгуларын да хуплый.

- Безнең егетләр спорт белән бик дус, чаңгы, көрәш, волейбол һәм велосипед спорты белән дә шөгыльләнәләр. Моңа без бик шат. Менә инде икенче ел рәттән «АСБ» кубогына район предприятиеләре һәм оешмалары арасында баскетбол буенча ярышлар уздырабыз, – дип дәвам итте җитәкче.

Җитештерү эшләре мастеры Виталий Антоновның оешмага килүенә ике елдан артыграк кына әле, әмма ул инде бүгеннән төзелеш үзе өчен эш кенә түгел, яшәү рәвешенә дә әверелде дип билгеләп үтә.

- Командабыз бик тату, җитәкчебез безнең өчен эштә һәм тормышта да үзе үрнәк. Оешмабыз әле яшь булуга карамастан, безнең инде үз традицияләребез  бар һәм без аларны сакларга тырышабыз.

 Һөнәри бәйрәм алдыннан гадәттә нәтиҗәләр ясала һәм киләчәккә планнар билгеләнә. Монда да «АСБ» оешмасы төзүчеләренең горурланырлык өчен сәбәпләре бар: соңгы елда алар үз эшчәнлекләренең географиясен тагы да киңәйттеләр – Нурлатта гына түгел, республиканың башка районнарында да эшлиләр. Шуңа үз алларына иң кыю планнар куярга  да курыкмыйлар.

 

- Татарстанда төзелеш хезмәтләре базарын гына түгел, федераль дәрәҗәгә дә чыгачакбыз. Әмма, элеккечә, төп басым башкарылган эшләрнең сыйфатына ясалачак, чөнки төзүчеләрнең хезмәт җимешләре гасырлар буена саклана бит, – ди Илнур Рафикович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International