Дамир Ишкинеев төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2023 елның 13 августы, якшәмбе

Хөрмәтле төзүчеләр, тармак ветераннары! Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Тирә-юньдә күргән бар нәрсәне, районыбызның, шәһәребезнең бөтен кыяфәтен һәм аның истәлекле һәм танылган биналары сезнең тырышлык белән төзелә!

Хәзер районда берьюлы 30 социаль объект төзелә һәм ремонтлана. Алар арасында иң мөһимнәре: Чулпан участок хастаханәсе, "Йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге", шикәрчеләр микрорайонындагы табиблык амбулаториясе, хәрби комиссариат, яшүсмерләр клубы, мәктәп ашханәләре, "Үсеш ноктасы" кабинетлары. Үзара салым кертү программасы буенча юллар, су белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелә. "Чиста су" федераль программасы буенча иң масштаблы проект - яңа су белән тәэмин итү системасын төзү тәмамлануга якынлаша.

Хөрмәтле төзүчеләр!

Мөһим һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Йөзләрчә еллар узса да, сез төзегән  объектлар нык булсын. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International