Тантаналы чарага төрле буын физкультура һәм спорт сөючеләр чакырылган иде.
Бәйрәм Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләвеннән башланды.
Спортның төрле төрләре буенча ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны, спортны чын күңелдән яраткан һәм хөрмәт иткән һәркемне бәйрәм белән котлап, Дамир Азат улы Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды
Иван Данилович Беловка, Ледок спорт мәктәбенең чаңгы узышлары буенча тренеры.
«Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале Нурлат шәһәренең 4нче мәктәбенең физик культура укытучысы Геннадий Степанович Савельевка тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остазы» билгесенә Яңа Иглай мәктәбенең физкультура һәм ОБЖ укытучысы Фәрит Хәниф улы Вәлитов лаек булды.
Нурлат муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән укытучылар һәм тренерлар Алексей Будяшкин, Александр Елагин, Ләйсән Нагуманова, Эдуард Шишкин бүләкләнде.
Нурлат районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Евгения Трошина һәм Чулпан Яруллина билгеләп үтелде.
Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Мактау грамотасы белән Назилә Гыймадиева һәм Рәмилә Бакирова бүләкләнде.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова һәм район яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова күп кенә физкультурачы активистларга Мактау грамоталары тапшырды.
Физкультурачы көне кысаларында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ГТО нормаларын тапшыруны оештырды, футбол кырында стритбол буенча ярышлар узды, анда 1 урынны Регион 16 командасы яулады (команда капитаны Альмарис Талипов). Ә "Үзәк" паркында пляж футболы буенча ярышлар узды.