Ул дистәләгән һәвәскәр һәм профессиональ бал җитештерүчеләрне үзенә җыйды.
Фестиваль Нурлат умартачылары ассоциациясе тарафыннан районда умартачылыкны үстерү программасы кысаларында үткәрелә.
Иртәнге сәгать 9дан бал сату күргәзмәсе башланды, анда фестивальнең теләсә кайсы кунагы умартачылар продукциясе белән таныша, яраткан сортларын татып карый һәм сатып ала алды. Күргәзмәгә килүчеләр арасында балны күп тапкырлар сатып алган таныш умартачыны эзләүчеләр дә шактый булган.
Нурлатта яшәүче Надежда Сергей Белогубов янына килде.
- Мин узган ел мондый күргәзмәдә Сергей Ильичтан бал сатып алдым, ул миңа бик ошады, быел да аңардан сатып алу өчен махсус килдем, – дип уртаклашты ул безнең белән.
Сергей Белогубов 1997 елдан бал кортлары белән җитди шөгыльләнә башлый, хәзер аның 25тән артык умартасы бар. Ул инде тәҗрибәле умартачы, республика ярминкәләрендә һәм күргәзмәләрендә дә күп тапкырлар катнашып килә.
- Бу ел безнең күбебез өчен авыр булды. Башта салкын, ә соңыннан дәвам иткән эссе һава торышы баллы үсемлекләргә җитәрлек күләмдә үсәргә мөмкинлек бирмәде. Әмма балсыз калмаячакбыз дигән өмет бар әле, –ди Сергей Ильич.
- Бу фестивальне быел шәһәр халкы, бал сатып алучылар һәм бәяләүчеләр үтенече буенча үткәрдек инде. Узган елгы катнашучыларның кайберләре быел туры килмәде, уңыш азрак булды. Гомумән, күргәзмәдә 10 авыл җирлеге продукциясе тәкъдим ителгән. Ә районда 42 теркәлгән умартачы һәм 400дән артык һәвәскәр умартачы бар,-дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов. - Фестиваль Нурлат районының икътисад бүлеге, мәгариф бүлеге һәм мәдәният бүлеге тарафыннан бергәләп оештырылган.
Күргәзмәне район Башлыгы Дамир Ишкинеев та карады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән продукция белән танышып, умартачылардан бүгенге умартачыларның серләре, уңышлары, проблемалары турында җентекләп сорашып, Дамир Азатович «Театр» скверы трибунасыннан аларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
- Районда умартачылар булуына сөенәм. Барыгызга да зур рәхмәт, бу бәйрәмне үткәрүдә актив катнашуыгыз өчен. Һәркем умартачы була алмый һәм бал кортларын тота алмый, бу җиңел эш түгел, - диде ул.
Дамир Азатович умартачылыкның нәрсә икәнен ишетеп кенә белмәвен әйтте. Аның әтисе Азат Гасымович та 75тән артык умарта тоткан һәм улына еш кына әтисенә ярдәм итәргә туры килгән. Бүген гаиләдә алган тәҗрибә онытылмаган һәм үз умарталары бүгенге көнгә кадәр бар.
Аннары иң актив катнашучылар берничә номинация буенча Нурлат районы Башлыгы Дипломнары белән билгеләнде. Бүләкләнүчеләр арасында-Юрий Чехов, Илнар Гарипов, Сергей Белогубов, Габдулла Рәҗәпов, Шамил Вәлиуллин, Константин Лизунов, Михаил Ермуллин.