Нурлат районының "Заречный" балалар сәламәтләндерү лагеренда 3нче смена ябылды

2023 елның 11 августы, җомга

«Киләчәк – без ул!» лидерлар һәм волонтерларның профильле сменасы аеруча бай һәм кызыклы булды.

Сменаны ябу уңаеннан үткәрелгән традицион тантаналы линейкада иң актив һәм эшлекле егетләр билгеләп үтелде. Лагерь директоры Илфат Гыймадиев иң яхшы теннисчыларны– Радмир Исмәгыйлев, Никита һәм Константин Золотухиннарны грамоталар белән бүләкләде.

Лагерьда футбол буенча үз чемпионаты да уздырыла, җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр ала. Чемпион булып 1нче отряд егетләре, командир Исмәгыйлев Радмир танылды.

Иң иҗади бүләк буларак, 2нче отряд билгеләнде, ул сменада иң күп йолдызчыклар җыйган, отряд командиры Роман Булатов. Ә шул ук отрядтан Павел Ефремов иң инициативалы укучы дип аталды, чөнки чараларга әзерлек барышында ул бик күп тәкъдимнәр керткән.

Кич белән, лагерьда уздырылган иң якты мизгелләр турында видеофильм караганнан соң, дискотека узды, ә җитәкчеләр үзләренең хушлашу номерын күрсәттеләр. Вожатыйлар белән хушлашу аллеясы, һичшиксез, кичке программаның иң дулкынландыргыч өлеше булган. Балалар яраткан җитәкчеләренә игелекләре һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерделәр, телефоннар алмаштылар, әлбәттә, күз яшьләресез дә булмады.

- Бу сменада бик актив егетләр-кызлар ял итте, көн саен төрле чаралар узды, лагерьның җитәкчеләре һәм егетләр җыелмасы арасында мини-футбол, “Мисс һәм Мистер лагерь" конкурсы аеруча истә калды, хэллоуинга төнге квест һәр отряд көн саен лагерьда ял итү турында фильм төшерде, - дип уртаклашты лагерьның педагог-оештыручысы Марина Игнатьева.

Хәзер 4нче спорт сменасын җыю бара, иң кыю, ныклы спорт әзерлекле, чыныккан балалар ял итәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International