Беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре буенча Сәләнгеш авылында район җитәкчелеге халык белән очрашты

2023 елның 11 августы, җомга

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Сәләнгеш авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашты. 

Үзара салым акчалары исәбенә биредә юл салынган, су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлый башлаганнар һәм Сәләнгеш елгасы аша Зүзәй авылына күпер реконструкцияләнәчәк.

"Нурлат сөте" ҖЧҖ һәм «Татнефтепром-Зузеевнефть» АҖ халыкка зур ярдәм күрсәтә.

Очрашуда халык авыл клубы верандасын ремонтлау, Зүзәй авылында балалар мәйданчыгы урнаштыру мәсьәләләрен күтәрде. Район Башлыгы бу проблемаларны игътибарга алырга, аларны хәл итү юлларын карарага вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International