Описторхоз һәм дифиллоботриоз балыклар аша къчщ торган кеше һәм хайваннар авыруы. Бу паразитар авырулар Татарстан Республикасы халкына яхшы билгеле.
2022 елда Татарстан Республикасында описторхозның 2 очрагы теркәлгән яки 100 мең кешегә 0,1 очрак.
Агымдагы 2023 елның 6 аенда Нурлат районында описторхоз һәм дифиллоботриоз очрагы ачыкланмаган.
Шәхси профилактика чаралары бик гади, берничә кагыйдәне генә истә калдырырга кирәк:
Балык пешерү - су кайнап чыкканнан соң 15 минут эчендә;
балыкны эретелгән килеш һәм 20 минутка кадәр майда кыздырырга кирәк;
Балыкны духовкада ким дигәндә 45-60 минут пешерегез
ветеринария документлары булмаган рөхсәтсез урыннарда икра һәм балык сатып алмагыз. Онытмагыз балыклардагы личинкалар, кечкенә булганга күрә, гади күз белән күренми;
«суши», «хе» ризыкларын шикле җәмәгать туклануы предприятиеләрендә кулланырга кирәкми, анда ризык әзерләү өчен кулланыла торган продуктларның куркынычсызлыгы гарантиясе юк;
кечкенә балыкны 14 көн тозларга кирәк. 10 кг балыкка тоз -2 кг тоз;
кечкенә өлешләрне генә каклагыз-3 атнага кадәр, 3 көн алдан тозлау белән,
икра тозлау (5 6°С температурада) 12 сәгать, 6% тоз булганда (мәсәлән, 1 кг икрага 60 г тоз алалар);
балыкны минус -40°С температурада -7 сәгать туңдырырга; өйдә туңдыргычларда температура минус-28 булганда айга кадәр.
Балык эшкәртелгәннән соң, кисү такталарын һәм пычакларын сабын, сода белән юарга, кайнар су белән пешекләргә һәм киптерергә кирәк.
Хөрмәтле нурлатлылар, исегездә тотыгыз! Бу гельминтлар белән зарарлану куркынычы ел әйләнәсе саклана. Уяу һәм сәламәт булыгыз!
Роспотребнадзорның ТР буенча Нурлат ТБ идарәсе