Нурлатта мәгариф учреждениеләре янында җәяүлеләр кичүләрен мониторингладылар

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Имин юллар» эшче төркеме балигъ булмаганнар һәм балалы гаиләләр хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан социаль әһәмиятле балалар объектлары янында җәяүлеләр кичүләрен күзәтте.

"Бердәм Россия" бөтен ил буенча социаль объектларда җәяүлеләр кичүе урыннарының иминлеген күзәтүне башлап җибәрде. 2023 елның 1-29 августында партия әгъзалары кичүләрнең куркынычсызлык дәрәҗәсен бәяләячәк.

«Бердәм Россия» партиясе, район Башкарма комитеты, Дәүләт автоинспекциясе, Нурлат шәһәрендәге «БДД» ДБУ ТУ, мәгариф бүлеге вәкилләре составындагы Комиссия тикшерү барышында 9нчы шәһәр мәктәбе янындагы җәяүлеләр кичүендә өстәмә куркынычсызлык максатларында автоном сүнеп-кабынып торучы светофор урнаштырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Бу һәм башка мәсьәләләр «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә һәм карарлар кабул итү өчен БДД буенча комиссиягә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International