Тагын 10 нурлатлы контракт нигезендә махсус хәрби операция уздырылу зонасына китте

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Бүген, 9 августта, хәрби комиссариатта махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән нурлатлыларны тантаналы рәвештә озату булды.

 

Аларны озату һәм уңышлар теләү өчен район Башлыгы Дамир Ишкинеев килде.

"Сез махсус хәрби операциягә бару карарын кабул итеп кыю адым ясадыгыз. Сез безнең геройларыбыз, сезнең кебек батыр ир-егетләр аркасында без тыныч күк астында яшибез, рәхмәт сезгә», - дип мөрәҗәгать итте аларга Дамир Азатович, шулай ук һәр солдатка кирәкле кирәк-яраклар салынган пакет тапшырды.

Район чакырылыш комиссиясе рәисе Зәрринә Сәйфетдиновадан, шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллиннан, дини конфессияләр вәкилләреннән һәм башкалардан үгет-нәсихәт сүзләре яңгырады.

Контрактчылар арасында Каравыл Тавынан Денис Кадушкин да бар. Ул Татарстан триколоры белән юлга чыкты, флаг аның өчен җиңү өчен үзенчәлекле стимул булачак, ди.

Сугышчан кәеф белән китәм «Бездән башка кем соң!»- девизы белән. Шулай килеп чыкты, мин, туганнарымнан аермалы буларак, армиядә хезмәт итмәдем, ә хәзер, илгә куркыныч янаганда, гражданлык бурычымны үтәргә булдым. Мобилизацияләнгән якташлар арасында танышлар күп, бер атна элек мин монда дустымны озаттым, ә хәзер үзем дә шунда барам», – дип сөйләде сугышчы.

Денисның карарын аның тормыш иптәше дә хуплый.

"Без Денис белән күптән таныш, әниләребез – дуслар, ә менә күптән түгел генә кушылырга булдык. Ул, чын ир-ат буларак, Ватанны якларга барырга карар итте, мин аның кыюлыгы белән горурланам. Әлбәттә, мин аны көтеп, дога кылачакмын", – диде кыз, тиздән аның тормышында мөһим вакыйга көтелә-ул әни булачак.

Ә менә Виктор Арзамасцев өчен бу юлга чыгу беренчесе түгел, махсус операция башында ул үз теләге белән китә, ярты ел хезмәт итеп кайта. Хәзер исә, сугышчан иптәшләрен калдыра алмавын аңлап, яңадан Ватанны яклауга баса. Нурлат бораулаучылары аны үзләренә шефлыкка алып  аңа солдатлар өчен кирәкле көнкүреш әйберләре, киемнәр һ. б. булган тактик рюкзак та тапшырды.

Ватанны саклаучыларны озатучыларның барысы да җиңел хезмәт һәм исән-имин  өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International