Елена һәм аның ире 2021 елның 6 августында өйләнешкәннәр, нәкъ ике елдан соң аларның кызлары туды.
Бүген шул ук исемлектә яшь әнине туганнары һәм якыннары белән бергә Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова котлады.
"Район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән гаиләгезне тормышта шундый мөһим һәм шатлыклы вакыйга белән котлыйм. Сәламәтлек, иминлек телим. Сабыегыз гаиләгезгә шатлык китереп үссен", - диде Зәрринә Ринатовна.
"Улыбыз хәзер махсус хәрби операция бару зонасында. Оныгыбыз туу безнең гаилә өчен бик тантаналы һәм шатлыклы мизгел. Минем уйлавымча, бу мөһим билге. Без балага София дип исем куштык, мәгънәсе буенчка «Изге» дигәнне аңлата. Барысы да бәхетле һәм сәламәт булсын", - дип үз кичерешләре белән уртаклашты яңа туган баланың әбисе Елена Владимировна.
Баланы бабасы Николай кулына тапшырдылар, София - Любимовлар гаиләсендә икенче бала. Кыз олы абыйсы Роман белән үсәчәк, ул сеңлесенең туганга бик шат.