Бүген Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары депутатлары берничә мөһим мәсьәләне карады.
Депутатлар караган беренче чираттагы мәсьәлә Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турындагы карарларына үзгәрешләр кертү булды.
2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы бюджетына өстәмә норматив белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү мәсьәләсе белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлова чыгыш ясады.
Аннары депутатлар Контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимованың Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2022 елдагы эшчәнлеге турындагы хисабын тыңлады.
Шулай ук Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Уставларына үзгәрешләр кертү проектлары расланды.
Сессия утырышы кысаларында Нурлат муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәне раслау, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәр Советларының муниципаль хезмәт турындагы карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр дә каралды.
Моннан тыш, депутатка, җирле үзидарәнең сайлап куелган органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайлап куелган вазыйфаи затына үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук хатынының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар биргән өчен җаваплылык чараларын куллану турында Карар кабул итү тәртибен карадылар.
Аннары Урта Камышлы авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау, «Нурлат автотранспорт предприятиесе» ААҖ муниципаль преференциясен бирү һәм башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.
Совет депутатлары якташ язучы Фәүзия Мөхәммәтовага «Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы» исемен бирү турында Карарны кабул иттеләр.