Коры һава шартларында янгын чыгу сәбәпләре турында

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Хәзер дә, яз кебек үк, янгын куркынычы чоры көчәя: кырда урып-җыю эшләре башлану, югары температура, коры үлән булу, шулай ук яңгырлар булмау болар барысы да янгыннар, янгыннар куркынычын арттыра.

Барлык янгыннар: автомобиль юллары янында, басуларда (урып-җыю эшләре вакытында), урманда юк кына сәбәп аркасында башланырга мөмкин.

Кайвакыт, очраклы яшен урманны, кыр культуралы басуларны, коры үләнне яндыра.

Менә бу экстремаль хәлнең башлануының иң гадәти сәбәпләре:

     ешрак үтеп баручы машина тәрәзәсеннән ташланган сүнеп бетмәгән шырпы, төтен;

    аучы ауда атып җибәргәч, чыккан очкын;

    механизатор, комбайнчы кырда, урман янында ягулык - майлау  материалларын калдырган, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмичә, ягулык салган, ягулык салына торган машина янында тәмәке тарткан һ. б.;

    кемдер корыган үлән булган урыннарда, урман киселгән агач төпләре, корыган агач булган урында, учак ягылган;

    кояшлы урында аунап ятучы пыяла кисәкләре кояш нурларын яндыргыч линза кебек туплый;

    урманнарда хуҗалык эшләре (урманны агач төпләреннән чистарту, чүп яндыру, юллар, электр линияләре, торба үткәргечләр төзү һ.б.) янгынга каршы чараларны үтәмичә алып барылу очракларында янгын чыгу куркынычы зур.

  Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында тагын бер тапкыр:

1. Коры үләнгә ут төртмәгез. Аларны ташлар алдыннан тәмәке төпчекләрен һәм янган утын кисәкләрен яхшылап сүндерегез.

2. Әгәр дә сез янгынны күрсәгез-узып китмәгез. Янып торган үләнне сез үзегез сүндерә аласыз. Ут өстенә якындагы сулыклардан су белән сибегез, туфрак белән тутырыгыз. 1,5-2 метр озынлыктагы яфраклы агач ботакларын, дымлы кием, тыгыз тукыманы сүндерү өчен кулланыгыз. Кечкенә утны аякларыгыз белән таптагыз. Якындагы авылга ярдәм сорап хәбәр җибәрергә тырышыгыз.

3. Янгынны сүндергәннән соң, утның яңадан кабынып китмәвенә инанганчы, китмәгез. Янгынның урыны турында 112 телефоны буенча хәбәр итегез (мобиль телефоннан  бушлай).

4. Янгынны үз көчегез белән сүндерә алмасагыз, куркынычсыз урынга китегез һәм ашыгыч рәвештә янгын сүндерү хезмәткәрләрен чакырыгыз.

5.  Нефть сәнәгате объектларына шартлау куркынычы булган объектлар, урман массивлары, авыл хуҗалыгы җирләре (кырлар) тирәсендәге минеральләштерелгән полосаларны яңартырга кирәк!

 

73 нче ПСЧ опп инженеры Нина Логинкина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International