Карбыз-татлы, тәмле һәм күпләр яраткан җимеш, аны куллану сәламәтлеккә зур файда китерә.
Күпләр аны җиләк – җимеш яки яшелчә дип саный, чынлыкта бу җиләк. Карбыз-витаминнар чыганагы, ул файдалы үзенчәлекләргә ия:
сусауны һәм ачыкканлыкны баса;
нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының эшчәнлегенә уңай йогынты ясый;
эчәк моторикасын нормальләштерә.
Карбызда В төркеме витаминнары, аскорбин кислотасы, углеводлар, тимер, магний, үсемлек клетчаткасы бар. Җимеш 90% судан тора һәм бик яхшы бщвел кудыру чарасы булып тора.
Пектин һәм җепсел эчтәлеге эчәк моторикасын яхшырта. Карбызның файдалы үзлекләре организмда биохимик процесслар барышын яхшы көйли, артрит һәм подаграны дәвалауда ярдәм итә.
Карбыз җимешләрен рационга хирургик операцияләрдән соң, савыгу чорында кертергә мөмкин.
Көньяк җимешен аз калорияле диета ашаучыларга куллану файдалы.
Карбызны ничек сайларга?
Ярылган һәм алдан кисеп алынган карбызларны сатып алырга ярамый, чөнки эчкә куркыныч микроблар һәм кеше организмына зыян китерергә сәләтле бактерияләр җиңел керә.
Көньяк җимешне дөрес сайларга өйрәнү мөһим. Эчендәге сары җепселләр, артык якты кызыл төс һәм җимешнең ялтыравыклы өслеге аның составында нитратлар күп булуын күрсәтә. Мондый карбызның файдасы юк, һәм ул организмга бик зур зыян китерәчәк.
Нитрат белән агулану хәлсезлек, күңел болгану, йокысызлык һәм температура китереп чыгара. Баш әйләнү, косу һәм ашказаны бозылу кебек агулануның беренче симптомнары булганда ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Август-иң "карбыз" вакыты, бу матур җиләктән ләззәтләнеп, организмны ныгытыгыз.
Роспотребнадзорның ТР буенча Нурлат ТО идарәсе