5 августта якташыбыз хәрби хезмәткәр гаиләсендә өченче бала дөньяга килгән. Җирле бала тудыру йортында тормыш иптәше Вераның улы туган. Малайга Рамзан дип исем кушканнар.
Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов Вильдановлар гаиләсен махсус сабыйлары тууы белән котлады. Ул яшь әнигә чәчәкләр һәм яңа туган балага бүләк тапшырды.
Рамзанның сәламәт һәм әтисе кебек үк батыр булып үсүен телим. Гаиләгез безнең районда иң бәхетлесе булсын. Сезне чын күңелдән котлыйм», - диде Линар Нурисламович.
Вера Павловна иренә шалтыратырга мөмкинлек булмавын сөйләде, шуңа күрә бала тууы турында язып җибәрүен әйтте.
“Без әтиебезне өйдә көтәбез", - диде Вера Вилданова.