Кичә Нурлат бала тудыру йортында мобилизацияләнгән якташыбызның хатыны Лилия Кириллованы яңа туган сабые белән тантаналы чыгарылышы булды. Хәрби гаиләсендә өченче кыз туган, аңа Динә диеп исем кушканнар.
Лилия Вазыйховнаны шатлыклы вакыйга белән котларга район Башлыгы Дамир Ишкинеев килде. Ул гаиләнең барлык әгъзаларына иң җылы теләкләрен җиткерде.
"Сезгә иминлек, сәламәтлек, тыныч күк йөзе, сабыегыз әти-әниләренә, әби-бабайларына сөенеч китереп үссен, авырмасын. Баланың әтисе тизрәк ялга кайтсын", - диде Дамир Азатович, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырып.
Котлауларга шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин да кушылды, ул да чын күңелдән теләкләрен белдерде.
"Мин дә, кызым да үзебезне яхшы хис итәбез. Хәзер без әтиебезнең кайтуын түземсезлек белән көтәбез», – дип уртаклашты Лилия Кириллова.
Баланың чыгарылышын аның олы апалары – 15 яшьлек Зарина һәм 12 яшьлек Риана аеруча зарыгып көткәннәр.
"Без әниебезгә һәрнәрсәдә ярдәм итәчәкбез, сеңлебезне карарга булышачакбыз. Аны кыерсытырга беркемгә дә бирмәячәкбез, - диделәр алар.
Һәм менә ул күптән көтелгән мизгел: яңа туган Динәне әлегә зур гаиләдә бердәнбер ир-атка бабасы Федор Кирилловка тапшырдылар.
"Бу безнең өчен зур шатлык, өченче оныгыбыз туды, әлбәттә, малай теләделәр, әмма Аллаһы безгә искиткеч кыз бүләк итте. Илдә тынычлык тизрәк урнашсын, улыбыз өйгә кайтып, Лилия кызыбыз белән бергә балаларын тигезлектә тәрбияләсен", - дип теләк белдерде Федор Анатольевич.
Бу көнне Лилия Вазыховна декрет ялына чыкканчы эшләгән район почтасы хезмәткәрләреннән дә котлау сүзләре яңгырады.