Быел да гражданнарның җәйге традицион җыеннары район Башлыгы Дамир Ишкинеевның Иске Әлмәт авыл җирлеге халкы белән очрашуыннан башланды.
Очрашу башланганчы Дамир Ишкинеев авылда үзара салым программасы кысаларында алып барылган эш белән танышты, аерым алганда, быел яңартыла торган юл участокларын карады. Монда ук әлеге эшләрне башкаручы подряд оешмасы директоры Владислав Кузьмин белән дә эш мизгелләре турында фикер алышты.
Авыл халкы белән ачык диалог ышанычлы төстә үтте. Дамир Ишкинеев районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә җентекләп тукталды, Нурлат шәһәрендә һәм авылларда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итүче дәүләт программалары, шулай ук барлык тармаклар буенча эшнең башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләде: авыл хуҗалыгы, икътисад, төзелеш, мәгариф һ.б. ул авыл халкын активлык күрсәтергә, төрле программаларда катнашырга, сөткә бәяләр түбән булуга карамастан, терлекләр саны киметмәскә өндәде.
“Без дә терлекчелек белән шөгыльләнүче гаиләләргә ярдәм итәргә тырышабыз, аларда мини-фермалар бар", – диде Дамир Азатович, шулай ук күп санлы савым сыерлары булган берничә шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгына савым аппаратларына сертификатлар тапшырды.
Сертификатлар ияләре арасында Ләйсән Гарифуллина да бар иде.
"Терлекчелек белән 7 ел шөгыльләнәбез, терлекләрнең баш саны күп – 36 баш. Әлбәттә, район җитәкчелегенең мондый ярдәме – безнең өчен зур ярдәм, чөнки якын араларда безнең планнарыбызда хуҗалыкны киңәйтергә телибез», - дип сөйләде Ләйсән Илсуаровна.
Авыл җирлеге Башлыгы Равил Хисамов торак пунктларның социаль йөзен һәм анда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Үз чыгышында ул үзара салым программасына игътибарны юнәлтте.
"Әлеге программа кысаларында авыл халкының көнүзәк мәсьәләләрен хәл итәбез: бу юллар да, урамнарны яктырту да, башка күп нәрсәләр дә. Грант акчасына быел трактор сатып алдык, җитмәгән сумманы үзара салым чаралары белән капладык», – дип билгеләп үтте Равил Хисамов.
Шул ук көнне халык җыены Кычытканлы авыл җирлегендә узды. Биредә шулай ук районның барлык хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга җаваплар ала алды. Кайбер тәкъдимнәр эшкә алынды