Нурлатта тимер юлчыларны хөрмәтләделәр

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Бәйрәм чарасы тимерьюлчылар скверында тармак ветераннары катнашында узды.

Тимерьюлчылар көнендә Нурлатта тармак хезмәткәрләре, шулай ук бу эшкә бөтен гомерләрен багышлаган ветераннар хөрмәтенә бәйрәм чарасы узды. Бу көнне тимерьюлчылар скверы сәхнәсеннән чын күңелдән котлаулар, яхшы теләкләр һәм район артистлары башкаруында җырлар яңгырады. Нурлат тимерьюлчыларын район Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Бу көн безнең шәһәр һәм район өчен үзенчәлекле. Чөнки шәһәр үзенең тууы һәм үсеше белән тимер юлга бурычлы, – дип билгеләп үтте Дамир Азатович. - Тимерьюлчылар һәр көнне кешеләргә якыннары белән аралашу шатлыгын бирәләр, йөкләр ташуны тәэмин итәләр. Без сезнең эшегезнең күп белем, үз – үзеңне дисциплиналау, сабырлык, игътибар һәм игелек таләп итә торган иң авыр хезмәт икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Күп еллар бу авыр хезмәткә гомерләрен биргән һәм үз тәҗрибәләрен тимер юлчыларның яшь буынына тапшырган тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Чара бүләкләү белән дәвам итә.  Александр Родькин, Марина Сычева һәм Константин Филиппов Мактау грамоталарына, Павел Варламов, Римма Галдина, Владимир Молчанов һәм Илсур Якупов Нурлат районы Башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Максим Сычевка Куйбышев тимер юлы – «Россия тимер юллары» оешмасы филиалы начальнигының Мактау грамотасы, Эмма Богданова һәм Денис Кузнецовка Түбән Кама үзәге начальнигының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бәйрәмне районның талантлы артистлары чыгышлары бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International