Травматизмга юл куймау максатыннан 1 августтан республикада «2023 ел уңышын җыеп алу чорында хезмәтне саклау һәм җитештерүдә куркынычсызлык таләпләрен истә тоту» айлыгы башланып китте.
Айлык кысаларында районда комбайннар, тракторлар, бөртек чистарту техникасының техник торышы, яктырту приборларының төзеклеге, янгын сүндергечләр һәм медицина аптечкаларының булу-булмавы тикшереләчәк, механизаторлар арасында инструктажлар үткәреләчәк