Станция һәм шәһәр тарихында нурлатлылар арасыннан Денисовлар берничә дистә ел дәвамында үз урыннарын алып тора.
Бүген тимерьюлчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Николай Денисов белән без «Чиләбе-Мәскәү» поезды килер алдыннан пассажирлар платформасында очраштык.
-391нче поезд бу, диде Николай Александрович.- Кайчандыр ул 181 нче иде.
Тимер юл станциясеннән эштән китүенә 12 ел булса да, поездлар расписаниесен һәм аларның маршрутын яхшы хәтерли әле ул. 1971 елның маенда тимер юл техникумын тәмамлаганнан соң станция буенча кизү булып эшли башлаган булган, инде ярты елдан аны станция начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. Нинди һөнәрне сайлыйсын әле мәктәп елларыннан ук белгән, чөнки Денисовларның тимер юлчылар династиясенә бабасы нигез салган, аны әтисе һәм абыйсы дәвам иттергәннәр. Династиянең башында торучы бабасы Антон Федорович биредә станция ачылуның беренче көннәренән үк хезмәт куйган, баш кондуктор булып эшләгән. Аның тормыш иптәше Ульяна Дмитриевна узып баручы барлык поездларның пассажирларын һәм станция хезмәткәрләрен кайнар су белән тәэмин итеп торган. Әтисе Александр Антонович станция буенча кизү булган, әнисенең хезмәт кенәгәсендә дә бер генә язма – “товар кассиры”.
Николай Денисов адресына элекке коллегаларыннан без бары тик җылы яхшы сүзләр генә ишеттек.
Николай Александровичның тормыш иптәше машина-хисап станциясендә, машзаводта, РИТЭКта инженер булып эшләгән. Ә улы Андрей -тимер юлчы, техникумнан соң өлкән электр механигы булып хезмәт куйган, ә хәзер сигнализация, үзәкләштерү һәм блокировка җайланмалары буенча электр механигы.
- Миңа әтием белән бергә янәшәдә торып эшләргә туры килде. Тимер юлга армиядән соң 1994 елда килдем мин. Без бер-беребезне өйрәтә һәм бер-беребездән өйрәнә идек. Әтием гомер буена миңа ярдәм итеп килде, игелекле һәм шул ук вакытта бик җаваплы, мөстәкыйль карарлар кабул итә белүче кеше ул. Мине дә үз үрнәгендә тәрбияләде, – диде Андрей Николаевич.
Хәзер тимер юлда Денисовлар династиясеннән Андрей гына хезмәт куя инде. Аның әлегә мәктәптә белем алучы кече улы нинди карар кабул итәр, билгесез. Әмма, ничек кенә булмасын, Нурлат станциясе һәм шәһәре тарихында алар, нурлатлылар арасында дистәләгән елллар дәвамында иң хөрмәтлеләрдән саналган һөнәр ияләре буларак, үз эзләрен салганнар инде. Аларның икесе - Николай Александрович һәм Александр Антонович Денисовлар “Мактаулы тимер юлчы” билгесе белән бүләкләнгән. Һәм бу күп нәрсә турында сөйли.