Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә нурлатлыларның ярдәме кирәк

2023 елның 5 августы, шимбә

Нурлатта район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Администрациягә киңәшмәгә шәһәр предприятиеләре вәкилләрен хәрбиләргә һәм шулай ук Татарстанга беркетелгән Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә яшәүче җирле халыкка гуманитар ярдәм җыюга өлеш кертүчеләр чакырылды.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Нурлат районы халкы якташларыбызга гомуми авырлыгы 126 тонна, гомуми суммасы 33,5 млн. сумлык 15 партия гуманитар йөк җибәргән.

Бу хакта бүген узган киңәшмәдә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева хәбәр итте.

Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде һәм бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды.

Гуманитар ярдәм җыюда «Ритэк», «Кара Алтын», «Кондырчанефть», «Агропорт - хәләл», «Нурлат АТП», «Элис» кебек районның зур оешмалары, шулай ук волонтерлык хәрәкәтләре, мәгариф һәм медицина оешмалары, район халкы катнаша.

Нурлат районының һәм Нурлат шәһәренең үсеш хәйрия фонды аша җыелган акчаларның гомуми суммасы 3,5 млн. сумнан артык тәшкил итте.

Хәзер хакимият вәкилләре киләсе җибәрү өчен кирәкле әйберләр исемлеген билгелиләр. Мобилизацияләнгән гражданнар һәм шефлыктагы шәһәрләр өчен беренчел кирәкле әйберләрне җыю буенча гуманитар пункт Халыклар Дуслыгы Йорты бинасында урнашкан, адресы: Нурлат шәһәре, Заводская урамы, 17а йорт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International