Нурлатта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе старт алды

2023 елның 4 августы, җомга

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге секретаре вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясенә старт бирделәр. Канцелярия товарлары белән тулы портфельләрне Линар Маняпов Нурлат шәһәренең 3нче мәктәбе укучылары Дамир Азизов һәм Никита Семочкинга тапшырды. Дамир быел беренче сыйныфка бара, ул күп балалы гаиләдән, анда өч бала тәрбияләнә.

“Дмитрий Медведевның «Бердәм Россия»  җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеген июнь ахырында очраклы рәвештә социаль челтәрләрдә белдем. Гариза калдырырга булдым. Һәм менә чарага чакырдылар. Бик шатландык», – дип билгеләп үтте Дамирның әнисе Ольга Азизова.

Тантаналы шартларда яңа портфель алгач, булачак беренче сыйныф укучысы Линар Нурисламовичка 5 ле билгеләренә генә укырга вәгъдә итте.  Өстәвенә, үрнәк алырлык кеше бар. Быел өченче сыйныфка барачак Никита Семочкин-бик яхшы билгеләренә генә укый. Үзе билгеләп үткәнчә, аңа аеруча физкультура ошый, әмма математика, рус теле һәм башка фәннәрне дә бик теләп өйрәнә икән. Аның әнисе Алла Степановна партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә күптән түгел генә мөрәҗәгать иткән һәм бердәмроссиялеләрдән ярдәмнең шулай оператив рәвештә килүенә бик сөенә.

Линар Маняпов билгеләп үткәнчә, нурлатлылар быел да традицион акциядә актив катнашачак. Ул җитәкчеләрне, депутатларны, шулай ук эшмәкәрләрне дә аңа кушылырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе республикада 2007 елдан бирле үткәрелә. Акция кысаларында бу елларда мохтаҗ гаиләләрдән 237 108 беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныф укучыларына 333 847 570 сумлык ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International