Казанда «Автоледи-2023» 24нче республика машина йөртү осталыгы конкурсының финалы узды.
Муниципаль һәм зона этапларында җиңгән 45 хатын-кыз республика этабы стартына чыкты.
Конкурсантлар ярышларның өч этабын узды: теоретик имтихан, махсус күнегүләр башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен тикшерү һәм катнашучыларның «Юл хәрәкәте иминлегенә хатын-кыз карашы» темасына иҗади сәләтләрен күрсәтү.
Конкурсныж җиңүчесе һәм «Автоледи - 2023» мактаулы исемен Казаннан Елизавета Заһидуллина яулады.
Икенче урынны Нурлаттан Наталья Львова алды.
Өченче урында-Казаннан Миләүшә Исмәгыйлева.
Якташыбыз Наталья Львованы котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.